Уполномоченный нурлатлыларга ярдәмгә килә

2024 елның 4 мае, шимбә

Нурлат районында Кеше хокукларын яклау буенча нинди эш алып барыла һәм бу уңайдан кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин?

 

Бу темага Без Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районындагы җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримов белән сөйләштек.

- Идрис Габделбәрович, иң беренче чиратта, әйтегез әле, республика халкы үз хокукларын яклау турында еш мөрәҗәгать итәме?

- Узган ел Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына 5750 мөрәҗәгать керде. «Халык контроле» мәгълүмат системасына 104 мең хәбәр кабул ителде, аларның 80 проценты хәл ителде. ГЛОНАС +112 системасы аша 1621 хәбәр алынган.

- Нурлатлылар да бармы? - Ел дәвамында район халкынан миңа язмача 19 һәм телдән 6 мөрәҗәгать килде, аппаратка турыдан-туры чыгучылар да бар, андыйлар 5әү.

- Кешеләр нинди мәсьәләләр буенча ярдәм сорый?

-Торак-коммуналь хуҗалыкка, юлларны төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга, үзәк суүткәргеч белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга кагылышлы мөрәҗәгатьләр килде. Өч нурлатлы эшкә урнашуда ярдәм сорап килде. Мәсәлән, Самаренкин урамындагы 18нче йортта яшәүчеләрдән төнге вакытта тынлыкны саклау буенча ярдәм күрсәтүебезне сорап коллектив мөрәҗәгать килде. Алар Совет урамындагы йортларның берсендә урнашкан кафе-барның исерек кунаклары шаулый һәм үзара мөнәсәбәтләрне ачыклавыннан зарландылар. Кредит килешүе буенча мошенниклык гамәлләре кылыну буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Барлык мәсьәләләр буенча да кирәкле ярдәм күрсәтелде һәм юридик консультацияләр бирелде.

- Әлегә хәл ителмәгән сораулар да бардыр…

- «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү барышында Нурлат районында яшәүче 1993 елда туган ир-ат Россия Федерациясе гражданлыгын алу турында мөрәҗәгать итте. Ул Таҗикстанда туган. 1996 елда, әнисе хәбәрсез югалгач, тисе аны районыбызның бер авылына алып кайта. Ул җирле мәктәптә укый, 14 яше тулгач, Россия гражданы паспортын ала. Ләкин 20 яшендә аны үзгәрткәндә, паспортның законсыз бирелгәнлеген таныганнар. 2012 елдан бирле ул паспорт ала алмый йөри. Әлбәттә, бу аның гражданлык хокукларын чикли, ул рәсми рәвештә эшкә урнаша алмый, никахын законлаштыра алмый. Әлеге ир-егет 2022 елда бу ир-ат Таҗикстанның Уфада урнашкан Генераль консуллыгында рәсми белешмә алды, ул Таҗикстан гражданы түгел, 4 тапкыр танып белү процедурасын үтте, моның өчен миграция хезмәтенә сыйныф җитәкчесе, сыйныфташларын алып килде. Ләкин бу мәсьәлә әлегәчә хәл ителми. Бу планда Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлегеннән һәм прокуратурадан ярдәм көтәбез.

- Идрис Габделбарович, сез махсус хәрби операциядә катнашучыларга да даими ярдәм күрсәтәсез. Моннан тыш та вазыйфаларыгыз күптөрле…

- Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе, Нурлат АТП генераль директоры һәм шәһәр Советы депутаты буларак, махсус операция ихтыяҗлары һәм Лисичанск халкына ярдәм итү өчен финанс ярдәме күрсәтеп торабыз. Махсус хәрби операция уздырылу зонасына төзек мотоцикл һәм 13 урынлы «Газель» автобусы җибәрдек. Ел дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучы өч якташыбызның гаиләләренә матди яктан булышып торабыз. "Хәрби туганлык" белән дә тыгыз элемтәдә торабыз, чараларны оештыруда да катнашабыз. Моннан тыш, даими рәвештә Эчке эшләр  бүлегенең спецприемнигында һәм хокук бозучыларны вакытлыча тоту изоляторында тикшерүләр үткәрдем, кагыйдә бозулар ачыкланмады. Шәһәрнең 2нче мәктәбендә хокук дәресе үткәрдем, чакырылыш, шулай ук хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссияләр утырышларында катнаштым. ТР Хөкүмәте һәм Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты йөкләмәсе буенча армиягә чакырылган 37 егетне Свердловск өлкәсендәге хәрби частькә кадәр озата бара, анда 6 хәрби частьтә булып, солдатларның хезмәт итү шартлары белән таныштым, нурлатлылар белән очраштым.

Әлбәттә, барлык мөрәҗәгатьләр буенча район җитәкчелеге, Башкарма комитет, район хастаханәсе, хокук саклау органнары һәм башка хезмәтләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәм. Район Башлыгы Дамир Азатович Ишкинеев даими рәвештә ярдәм күрсәтә һәм нурлатлыларның хокукларын үтәү мәсьәләләрендә теләктәшлек күрсәтеп тора. Барлык мәсьәләләр дә район дәрәҗәсендә хәл ителә, бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый.

- Гражданнар үз хокукларын яклау турында сезгә ничек мөрәҗәгать итә алалар?

- Гражданнарны кабул итүне мин Нурлат АТПсы бинасында атна саен сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 14.00 сәгатьтә үткәрәм. Кичектергесез сораулар туса, нурлатлылар эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр 8 (84345) 2-07-57, 2-24-21 телефоннары буенча кабул итүгә языла ала. Сорауларны nuratp@yandex.ru. электрон почтасы аша да җибәрергә мөмкин

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International