Температура фоны шактый түбәнәячәк, явым-төшемнәр вакыт-вакыт кар рәвешендә явачак. Җомга, 3 майда һәм шимбә, 4 майда вакыт-вакыт яңгыр, дымлы кар явар дип фаразлана. Шулай ук төньяк-көнбатыштан көчле җил, урыны белән 15-20 м/с тәшкил итәчәк.
Төнлә температура: 3 май 0..+2°, урыны белән һавада һәм туфракта 0..-3°, 4 майда температура бөтен җирдә 0..-5°кә кадәр төшәчәк.
Көндез температура +3..+8°. тән артмаячак. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Якшәмбе, 5 майда, төнлә, явым-төшемсез, көндез урыны белән яңгыр явачак.
Төнлә температура +1дән -4°кә кадәр тәшкил итәчәк, көндез һава +6..+11°гә кадәр җылыначак. Киләсе атнаның беренче яртысында Татарстанда да салкын һава торышы сакланачак.