Дамир Ишкинеев шәһәр һәм район халкын бәйрәм белән котлый

2024 елның 1 мае, чәршәмбе

Сезне чын күңелемнән 1 Май-Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Якты һәм шатлыклы Беренче Май элеккегечә иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе булып кала бирә. Яз һәрвакыт яңару һәм яхшыга омтылуны гәүдәләндерә, намуслы хезмәтебез исә һәр кешенең, гаиләнең, җәмгыятьнең уңышлы үсеше өчен нигез булды һәм шулай булып кала да.

Яз һәм Хезмәт бәйрәме районыбыз хакына хезмәт куючы күпсанлы һөнәр ияләрен, төрле буын нурлатлыларны берләштерә. Бүген безнең горурланырлыгыбыз  бар – район динамикалы үсеш кичерә, гади булмаган икътисади хәл шартларында н төзүчеләребез, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре энергетиклар, сәламәтлек саклау системасы, мәдәният, мәгариф һәм башка өлкәләр уңышлы эшчәнлек алып баралар. Нурлат районы - хезмәт сөючән һәм фидакарь кешеләр җире, һәм бүген без барыбыз да махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга җиңү сәгатен якынайтырга булышу өчен берләштек.

Бу бәйрәм көнендә хезмәт ветераннарына, районыбыз үсешенә өлеш керткән һәм киләчәк өчен ныклы нигез булдырган һәркемгә аерым рәхмәтләремне белдерәм.

Кадерле якташларым, әлеге якты бәйрәм өйләрегезгә шатлык-сөенечләр, иминлек алып килсен,  язгы бәйрәм районыбыз, республика һәм илебез хакына яңа казанышларга ирешү өчен илһам бирсен.

Дамир Ишкинеев, Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International