Нурлаттан Александр Тарасов кикбоксинг буенча Россия Кубогы җиңүчесе булды

2024 елның 29 апреле, дүшәмбе

25-29 апрельдә Ульяновск шәһәрендә кикбоксинг буенча Россиянең Ачык Кубогы ярышлары узды. Ярышларда Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар Александр Тарасов, Радель Ярушкин һәм Искәндәр Шәяхмәтов тә катнашты.

Александр Тарасов, искиткеч әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, беренче урынны яулады һәм Россия Кубогына ия булды. Радель һәм Искәндәр сигез иң көчле арасына керделәр.

Спортчыларны һәм аларның тренерлары Евгений Казаев һәм Руслан Никаненковны котлыйбыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International