Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Нурлат шәһәренең «Башаккай» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбиячеләр Нурзия Фәтхетдинова һәм Гүзәл Шәфыйкова Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы үткәрделәр.
Алар балаларны шагыйрьнең биографиясе белән таныштырдылар, «Су анасы» әкиятен күрсәттеләр, «И туган тел» җырын җырладылар, алар белән Тукай әкиятләре буенча мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Балалар шулай ук рәсемнәр, китаплар күргәзмәсен карый алдылар.
"Балаларда кечкенәдән үк бөек шагыйрь Габдулла Тукай шәхесенә карата ярату һәм хөрмәт туплануы бик мөһим. Ул бөек шагыйрь генә түгел, ә бөтен татар халкының тарихы һәм язмышы символы», – дип билгеләп үтте тәрбиячеләр, мондый пландагы чараларны үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.