Якташыбыз компьютерда күп төрле биремнәрне үтәү буенча республика чемпионатында җиңү яулады

2024 елның 28 апреле, якшәмбе

Кичә Казанның ИТ-паркында «Буыннар бәйленеше» («Связь поколений») компьютер күпбәйгесе буенча республика чемпионаты финалы узды. Нурлат районы данын чемпионатның зона этабында җиңү яулаган Галимовларның гаилә командасы яклады.

Мәрьям Галимова әтисе Рафаэль Равгат улы һәм әбисе Розалия Хәбибулла кызы белән конкурс биремнәрендә заманча технологияләрне куллануда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Финалда Татарстан Республикасыннан 33 команда катнашты.

Чемпионатта катнашучылар өчен, конкурс биремнәреннән тыш, кызыклы программа да әзерләнде. Алар легоробототехника дәресләрендә булдылар, ИТ-парк буенча экскурсия оештырылды.

Чемпионат РФ пенсия һәм социаль иминият фондының ТР буенча бүлеге һәм «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге, ТР Дәүләт идарәсе Цифрлы үсеш министрлыгы, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә һ. б. эгидасы астында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International