Бүген "Тулпар" спорт сараенда «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте призларына йөзү буенча Нурлат муниципаль районының ачык беренчелеге ярышлары узды. Ярышлар республика районнарыннан һәм Самара өлкәсенең Кошки авылыннан 6 команда катнашында узды. Бүген 100 дән артык бала үзләренең йөзү осталыкларын, тренерлары җитәкчелегендә физик һәм ихтыяр сыйфатларын күрсәттеләр.
Ярышларны ачуда катнашучыларны Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Дамир Азатович ун елдан артык «Татарстан – Яңа гасыр» – «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат бүлеген җитәкләде. Нәкъ менә ул Нурлат районында йөзү буенча район беренчелеген үткәрү инициаторы булып тора. Бу елларда ярышларда йөзләгән яшь спортчы катнаша, биредә беренче җиңүләрен яулый.
Йөзү белән шөгыл-Нурлат районында балалар арасында иң популяр спорт төре. Бүгенге көндә Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә генә дә 5 тренер җитәкчелегендә 300дән артык бала йөзү белән шөгыльләнә. Моның өчен барлык шартлар да бар – “Тулпар" спорт сараенда төрле яшьтәге балалар өчен ике бассейн бар.
Традиция буенча, беренчелекнең иң тамашалы өлеше катнаш команда эстафетасы. Биредә егетләр арасында беренче урынны Нурлат районы командасы яулады, икенче урында – Мөслимнең яшь спортчылары, өченчедә – Татарстан Республикасының Аксубай районы спортчылары.
Ярышлар бүләкләү тантанасы белән тәмамланды – «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат бүлеге җитәкчесе Илнур Ханяфиев һәм Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе директоры Илсур Нәбиуллин җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.