Нурлатта IT-белгечлеге буенча укытуга йомгак ясадылар

2024 елның 26 апреле, җомга

Биредә берничә ай дәвамында ИТ-парк филиалы базасында мобиль кушымталар эшләргә өйрәнгән укучылар арасында йомгаклау ярышлары узды. Катнашучылар берләшкән алты команданың һәрберсе үз мобиль кушымта проектын тәкъдим итте. Ә биремне алар гомуми туклану һәм чәчәк бизнесы өлкәсендә эшләүче җирле эшмәкәрләр Ринат Нәфыйгов, Алия Кәлимуллина һәм Марат Вафиннан алдылар. Алар балаларның проектларын да бәяләде.

"Ике көн дәвамында без хакатон форматында чара үткәрдек, анда укучылар җирле эшмәкәрләрнең мәсьәләләрен хәл иттеләр, ягъни аларның бизнесы өчен мобиль кушымталар булдырдылар. Киләчәктә аларны эшкуарлар үз эшләрендә куллана алачак», – дип билгеләп үтте «ИТ-парк» ДАУның төбәк үсеше секторы җитәкчесе Аяз Сарваров.

Йомгаклау чарасында Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев та катнашты.

"Безнең ИТ-парк филиалы булуына һәм безгә шундый искиткеч белгечләр килүенә без бик шат. Татарстанның һәр районында да мондый филиаллар юк, алар нибары 10ау гына. Без мондый чараларның квартал саен үтүен телибез, ул чакта бирегә күбрәк укучылар киләчәк. Укучылар, сез беләсез, цифрлаштыру һәм ИТ-технологияләр тормышның барлык өлкәләрендә дә бар. Кыска вакыт эчендә Сез районның алдынгы эшкуарлары өчен программа продукты булдырдыгыз, бу сезнең өчен беренче адымнар, ләкин сез сайлаган IT-юнәлеш киләчәктә дә файдалы булыр дип уйлыйм. Сезнең иң яхшы ИТ-белгечләргә әйләнүегезне телим. Уңышлар сезгә!- дип мөрәҗәгать итте Дамир Азатович катнашучыларга.

Эшмәкәрләр мобиль кушымталарны бәяләгәннән соң, өч команда җиңү яулады. Аларга ИТ-парк бүләкләре тапшырылды. Эшмәкәрләр Ринат Нәфыйгов һәм Алия Кәлимуллина барлык алты командага да пицца алуга сертификатлар тапшырдылар, ә Марат Вафин аның бизнесы өчен мобиль кушымта эшләү буенча иң яхшы дип танылган командага чәчәк композицияләре ясау буенча мастер-класска сертификат бүләк итте.

Нурлат ИТ-паркы филиалы кураторы һәм укытучысы Рузилә Гатина сүзләренчә, агымдагы уку елында биредә районның төрле мәктәпләреннән 37 укучы белем алган. Ә сентябрьдән яңа юнәлеш буенча укыту башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International