Ул чын сәнгать һәм иҗат бәйрәменә әверелде.
Нурлат районы исеменнән «Эсперанса» эстрада бию ансамбле (җитәкчесе-ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ольга Ильина) һәм Изабелла (җитәкчесе-Наталья Чобиток) чыгыш ясады.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча Изабелла Буланова «Конферанс» номинациясендә 2нче урынны яулады. «Эсперанса» ансамбле шулай ук 2нче урынга лаек булды.
Яшь талантлы нурлатлыларны һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз, алга таба иҗади уңышлар телибез!