Нурлатта Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары укучылары Спартакиадасы уза

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Биредә җиде һөнәри белем бирү оешмасыннан командалар җыелды. Алар Нурлат, Саба, Минзәлә, Арча, Чүпрәле, Лаеш һәм Мамадыш районнарын тәкъдим иттеләр. Нурлат районы данын аграр техникум яклый. Уку йорты командасы быел үз зонасында җиңде һәм ярышларның финалын Нурлат районында уздыру хөрмәтен яулады.

 

Ел саен үткәрелә торган Спартакиаданы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгы белән берлектә “Буревестник” физкультура-спорт җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.

Ачылу тантанасы Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев катнашында узды. Ул яшь футболчыларны, судьяларны, тренерларны, Спартакиада кунакларын, күпсанлы җанатарларны сәламләде.

"Мини-футбол буенча Спартакиада финалының Нурлатта узуына без бик шат, – дип билгеләп үтте ул. - Футбол-массакүләм спорт төрләренең берсе, аны олылар да, балалар да ярата. Сез, студентлар, спорт белән дус. Ул тормышта югарыга күтәрелергә, сәламәт, көчле, нык булырга ярдәм итә. Мин сезгә кызыклылы уен, җиңүләр телим.

Финал авыл зоналары җиңүчеләре арасында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International