Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы партнерлык (ислам) финанслары турында мәгълүматны бәяләү максатларында Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләре һәм халкы арасында социологик сораштырулар үткәрә.
Социологик тикшеренүләр Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштырулар» бүлегендә, агымдагы елның 22 апреленнән 7 маена кадәр тиешле рубрикада онлайн сораштырулар үткәрү юлы белән башкарыла.
Предприятие җитәкчеләре өчен сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/anketirovanie-na-temu-spros-na-partnerskie.htm
Халык өчен сораштыру сылтамасы: https://mert.tatarstan.ru/anketirovanie-na-temu-spros-na-partnerskie-7155269.htm