Очрашу урыны булып «Башаккай» балалар бакчасы тора, ул - районда тәрбияләнүчеләре арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар булган бердәнбер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. Чарада үзенчәлекле балаларның ата-аналары да катнашты, алар кызыклы сораулар бирә алдылар, аларга җаваплар алдылар.
Урыннарда инвалид балалар белән эшнең ничек төзелүе турында Нурлат районының мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Рәхмәтуллина, «Җирлекара үзәк китапханә» учреңдениесенең Балалар китапханәсе мөдире Галина Ерышова, «Ледок» хоккей буенча спорт мәктәбе директоры Александр Елагин, «Сәләт» мәктәбе директоры Валентина Борһанова, “Ышаныч" үзәге педагог-психологы Тамара Севастьянова чыгыш ясадылар. Очрашу ачык диалог форматында узды.
"Әлеге мәктәпкәчә учреждениенең ата-аналары шәһәрдә үз балалары өчен реабилитация үзәге булдыруны сорыйлар. Статистиканы өйрәнеп, ә бу район буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 44 бала, мондый үзәк төзү мөмкинлеге юклыгын аңлыйбыз. Республикада үзенчәлекле балалы гаиләләргә ярдәм итә торган реабилитация үзәкләре бар. Безнең бурыч-ата-аналарга мәдәният, спорт, мәгариф учреждениеләренең бу юнәлештә ничек эшләве турында сөйләү. Мондый түгәрәк өстәлләр ата– аналарга мәгълүмат бирү, алга таба эшләү өчен тәкъдимнәр эшләү өчен бик файдалы», - дип йомгаклады Людмила Николаевна.