Нурлатта ТР Дәүләт Советы депутаты катнашында район һәм шәһәр Советлары сессиясе узды

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Бүген Нурлатта Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советлары сессиясе узды. Сессия эшенә район һәм шәһәр Советлары рәисе Дамир Ишкинеев җитәкчелек итә.

Сессиядә депутатлар район һәм шәһәр бюджетларының үтәлеше турында еллык хисапларны расладылар, кайбер карарларга үзгәрешләр керттеләр, муниципаль милекне тапшыру турында Карар кабул иттеләр. Монда ук Нурлат районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримов үз эше турында хисап белән чыгыш ясады. Идрис Габделбәрович билгеләп үткәнчә, 2023 елда Нурлат районында яшәүчеләрдән 19 язма һәм 6 телдән мөрәҗәгать каралган. Барлык сораулар буенча да тиешле ярдәм күрсәтелде һәм юридик консультация бирелде, гариза бирүчеләргә җаваплар бирелде.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова катнашты. Ул Нурлат районы активына рәхмәт белдерде, төзекләндерү, экологик икеайлыкта, иҗтимагый киңлекләр сайлау буенча тавыш бирүне оештыруда актив катнашырга, район, республика һәм тулаем ил сәясәтенең өстенлекле юнәлешләрен хупларга чакырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International