Нурлатта гаилә елына багышланган шахмат турниры төрле буыннарны берләштерде

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Кичә "Дебют" шахмат клубы Нурлат шәһәренең Мәдәният Сараенда Гаилә елына багышланган «Ике буын» шахмат турнирын оештырды.

Турнирда "Дебют"  шахмат клубы һәм “Мирас” яшүсмерләр клубының 10 командасы катнашты. Һәр команда составына бер бала һәм бер өлкән кеше – ата-ананың берәрсе ,әби-бабай керә.

Командалар яхшы дәрәҗәдәге уен, бердәмлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Нәтиҗәдә 1 урынны Нуруллиннар гаиләсе – Искәндәр һәм аның әтисе Рафис алды. Икенче урында Булановлар Игорь әтисе Михаил белән. Өченче урында-Әмир һәм аның әтисе Илдар Мөхтәсимовлар. 

Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм призлар тапшырылды. Барлык балалар да тәм-томнар алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International