Нурлатта танылган тренер-укытучыларны искә алдылар

2024 елның 21 апреле, якшәмбе

Бүген "Тулпар" спорт сараенда тренер-укытучылар Фоат Мөхәммәтов һәм Зәки Яруллин истәлегенә багышланган традицион турнир узды. 2014 елдан бирле үткәрелә торган ачык турнирга республиканың 7 районыннан яшь көрәшчеләр, хөрмәтле тренерларның элеккеге укучылары, туганнары, дуслары җыелды. Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов сәламләде һәм яшь көрәшчеләргә уңышлар теләде.

Ярышлар дустанә шартларда узды. Җиңүчеләр һәм призерлар исемле кубокларга, медальләргә, Грамоталарга һәм спонсорлардан акчалата бүләкләргә лаек булдылар. Турнирның иң яхшы көрәшчесе булып Рафис Гозәеров танылды, ул аерым призга лаек булды. Команда беренчелегендә Нурлат командасы беренче урынны алды, икенче һәм өченче урыннарны Әлмәт һәм Алабуга районнары командалары бүлеште.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International