Яшь нурлатлылар билбау көрәше буенча Россия беренчелегенең бронза призеры булдылар

2024 елның 20 апреле, шимбә

Нурлатның Г.С.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә тренер Илшат Аглиуллин җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь спортчылар  Зөһрә Сәлахова һәм Данияр Сәлахов билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә бронза призер булдылар. Беренчелек бу көннәрдә Томск шәһәрендә 14 авырлык категориясендә 18-20 яшьлек юниор кызлар һәм егетләр арасында уза. Беренчелек нәтиҗәләре буенча халыкара ярышларда илебез данын яклаячак Россия яшьләр җыелма командасы төзеләчәк.

Спортчыларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International