Нурлатта самбо буенча уздырылган республика ярышларына 250дән артык спортчы җыелды

2024 елның 20 апреле, шимбә

Бүген Нурлат шәһәренең «Тулпар» спорт сараенда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган 2009-2013 елларда туган егетләр арасында самбо буенча традицион республика ярышлары уза.

Быел ярышлар катнашучылар саны белән гаҗәпләндерде – Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән, шулай ук Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән 16 команда составында 250дән артык яшь самбочы килде. Ярышларны ачу тантанасы дәүләт гимннарын башкарудан башланды. Яшь спортчыларны район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Эльнара Азизова, Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе директоры Илсур Нәбиуллин һәм ярышларның баш судьясы Илшат Әһлиуллин, шулай ук ярышларның баш спонсоры – «Татриэлтстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Илнур Салахов сәламләде.

Ярышлар берьюлы өч келәмдә уза. Нурлат командасы составына 46 яшь спортчы керә, алар Г.С.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә Илшат Әһлиуллин, Рафаэль Билданов һәм Александр Казаков җитәкчелегендә шөгыльләнә. Үз шәһәрләрендә узучы ярышларга алар зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр, чөнки монда күбесенең әти-әниләре, башка туганнары да җан атарга килгән. Кунаклар арасында да җанатарлар күп. Мәсәлән, Галина һәм Александр Журавлевлар кече кызлары Есения белән бергәләп 12 яшьлек уллары Арсений өчен җан атарга килгәннәр. Журавлевлар билгеләп үткәнчә, Нурлаттагы ярышлар аларга бик тә ошаган.

Ярышлар көн дәвамында дәвам итәчәк. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International