Ишегалдын төзекләндерү өчен тавыш бирегез!

2024 елның 19 апреле, җомга

Татарстанда киләсе елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр һәм ишегаллары өчен онлайн-тавыш бирү башланды.

Моны эшләү бик җиңел

1 нче адым

Сайтка керегез gorodsreda.tatar.ru яки https://clck.ru/ey58u ТР Дәүләт хезмәтләре порталы. https://clck.ru/EuQxF

2 нче адым

ЕСИА аша яки телефон номеры аша рөхсәт алыгыз

3 нче адым

“Халыкны сораштыру" бүлегендә тиешле тавыш бирүне табыгыз

4 нче адым

Мәгълүмат эшкәртүгә ризалыкны тамга белән билгеләгез һәм “алга таба" тамгасына басыгыз

5 адым

Паркны сайлау өчен үз районыгызны билгеләгез. Аннан соң программага кертү һәм өстәмә сораштыру өчен ишегалдын сайлау мөмкинлеге булачак. Сез һәр этаптан соң чыга аласыз.

Тавыш бирү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше катнаша ала.

Һәркемнең тавышы мөһим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International