Яр Чаллыдагы Нурлат якташлыгы җитәкчесе, «ЖилЭнергоСервис» ҖЧҖ генераль директоры Әхәт Насыйх улы Галәүтдинов, «Нурлат-информ»ның «Барысы да үзебезнекеләр» хәйрия акциясенә ярдәм итеп, Нурлат районында яшәүчеләргә «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасына язылу бүләк итте. Акция 5 апрельдән башланды, аның кысаларында якташлар үрнәк гаиләләргә, олы яшьтәге кешеләргә, СВОда катнашучыларның гаиләләренә, мохтаҗ булган хезмәт ветераннарына 2024 елның киләсе яртыеллыгына район газетасына язылу бүләк итә.
Әхәт Насыйхович ел саен «Нурлат-информ» кампаниясенә ярдәм итә. Бу юлы якташыбыз ярдәмендә аның туган авылы Киекледә 10 гаилә “Дуслык" газетасын укыячак.