Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Роберт Газизуллин билгеләп үтүенчә, учреждениедә яшәүчеләр дә, персонал да район газетасын рәхәтләнеп укый, шуңа күрә бер генә язылу кампаниясен дә игътибарсыз калдырмыйлар.
Менә бу юлы да Роберт Адлерович башлангычында алар газетаны 64 данәдә яздырды, шуларның 34се – альтернатив рәвештә, 30ы – почта аша.
Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты район газетасының ышанычлы партнеры булып тора, биредә «Нурлат-информ» оештырган акцияләр һәм проектларга бик теләп кушылалар.