Михаил Безруков шахмат буенча район Кубогын яулады

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Шахмат-шашка клубында район Кубогын яулау өчен ярышлар тәмамланды. Район Кубогы шахмат буенча районның традицион чемпионаты нәтиҗәләре буенча уйнатыла.

Быел ярымфиналда районның тәҗрибәле шахматчылары Григорий Ермолаев, Илһам Әхмәров, Михаил Безруков һәм Владислав Герасимов очрашты. Нәтиҗәдә, Кубокның иясе булып өченче ел рәттән Михаил Безруков калды. Җиңүчегә район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамота һәм бүләк тапшырдылар. Традиция буенча аның исеме кубокка уеп язылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International