Арча районында, легендар шәхес, абруйлы җитәкче Фатыйх Сибагатуллинның туган җирендә, аның истәлегенә багышланган милли көрәш буенча икенче республика турниры узды. Турнирда республиканың 8 районыннан 120дән артык көрәшче катнашты.
Ярышларны ачу тантанасында Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, ТР буенча көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров, Ульяновск өлкәсе көрәш федерациясе җитәкчесе Фәнис Җәббаров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Фатыйх Сибагатуллинның туганнары һәм башкалар катнашты. Кунаклар Фатыйх Сәүбанович турында истәлекләре белән уртаклаштылар, җыелган көрәшчеләргә уңышлар теләделәр.
Фатыйх Сәүбан улы Сибагатуллин - РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Фән һәм техника өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе лауреаты, ветеринария фәннәре докторы, Халыклар Дуслыгы ордены һәм башка күп кенә бүләкләр кавалеры. Татар милли көрәшенең танылган көрәшчесе һәм энтузиасты буларак, Фатыйх Сибагатуллин республикада спорт үсешенә зур өлеш кертә.
Нурлат районын ул 1996-2007 елларда җитәкли. Аның хакимияткә килүе белән район яңа үсеш әйләнеше ала аның вакытында күп кенә социаль – мәдәни учреждениеләрнең яңа биналары, юллар, су белән тәэмин итү төзелә. Шулай ук аның җитәкчелеге чорындагы мөһим вакыйга булып Нурлатның яңа статусы тора, ул республика буйсынуындагы шәһәрләр категориясенә кертелә, ә район исеме Нурлат районы дип үзгәртелә. Ул җитәкчелек иткән елларда районда спортны үстерүгә дә зур игътибар бирелә.