Нурлатта шимбә өмәсе уза

2024 елның 13 апреле, шимбә

Нурлатлылар санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелүче өмәгә чыкты.

Кайберәүләрне хәтта яңгыр да куркытмады: иртән «Камыр Батыр» балалар бакчасы территориясендә дә эш кайнады.

"Санитар-экологик икеайлык кысаларында без территорияне чистарту буенча икенче өмә үткәрәбез. Бүген без карны таратуны, шулай ук территорияне чүп – чардан, коры ботаклардан чистартуны дәвам иттек, киләсе өмәләрдә бордюрларны буйыячакбыз, агачларны агартачакбыз, чәчәкләр утыртачакбыз», - диде «Камыр Батыр» балалар бакчасының музыка буенча җитәкчесе Эльвира Минһаҗева.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International