Нурлат шәһәрендәге «БДД» ДБУ хезмәткәрләре шәһәрнең 3нче мәктәбе укучылары белән берлектә экологик акция оештырдылар, аны «Яз – куркынычсыз юл» девизы астында үткәрделәр.
Учреждениенең профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова билгеләп үткәнчә, алар акциягә махсус сыерчык оялары ясаганнар. Ә юидчылар белән бергә аларны юл билгеләре сурәтләнгән ябыштыргыч рәсемнәр белән бизәгәннәр, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлаганнар.
Аннары акциядә катнашучылар бердәм рәвештә мәктәп территориясендәге агачларга стильләштерелгән сыерчык ояларын элеп куйганнар.
"Безгә акциядә катнашу бик ошады, без хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен кабатладык, бик күп күңелле тәэсирләр алдык, ә иң мөһиме экологик чарага кушылдык», – дип сөйләде балалар.
Шул ук көнне «Камыр Батыр» балалар бакчасына йөрүчеләр дә шундый ук акциягә кушылды.