Нурлатта Бөтенроссиякүләм эшкә урнаштыру ярминкәсендә катнашучыларга 500дән артык вакансия тәкъдим ителде.
Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узган ел старт алды, быел ул дәвам итә.
“Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты” Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсендә 19 предприятие катнаша. Дәгъвачыларга 587 вакансия тәкъдим ителә, шул ук вакытта районда 50 кешенең эшсез статусы бар», – диде Нурлат шәһәренең мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Ләйсән Гайнетдинова.
Нурлат аграр техникумының махсус дисциплиналар укытучысы Фәрит Баймөхәммәтов ярминкәгә югары курс студентлары белән вакансияләр, эш бирүчеләр белән танышу өчен килде. Биредә вакансияләр белән Нурлат предприятиеләре вәкилләре генә түгел, Яр Чаллы, Тольятти шәһәрләре вәкилләре дә таныштырды.
"Безнең студентлар автотранспортка техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналары һәм җиһазларын эксплуатацияләү кебек белгечлекләр ала. Алар механиклар, техник-механиклар булып эшли алачак, алар урта звено белгечләре. Минем уйлавымча, бу бик кирәкле һөнәрләр", - диде ул.
Кизләүдән Исмәгыйль Билданов аграр техникумның 3 курсында укый.
Ярминкәгә вакансияләр турында белергә һәм техникумны тәмамлагач эшкә урнашу өчен килдем. Мин инде Чаллыда «КАМАЗ» да практика үттем. Бәлки, техникумны тәмамлагач та шунда эшкә барырмын", - дип уртаклашты егет.
Биредә вакансияләрне нефть оешмалары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге, Нурлат үзәк район хастаханәсе һ. б. оешмалар тәкъдим итте.