Ул «Легенда» клубының 10 еллыгына багышланган район эзтабарлары белән очрашу кысаларында узды.
"Мин татар баласы" татар блогерлыгы балалар мәктәбендә катнашучылар Михаил Валерьевич белән очрашуга үзләренең тележурналистика укытучысы - "Татмедиа" "Нурлат-информ" АҖ филиалы баш мөхәррире-җитәкчесе Резеда Гиняева белән килделәр.
Балалар кунак белән истәлеккә фотога төштеләр, аңардан интервью алдылар. Аларны күп нәрсә кызыксындырды: Михаил Черепанов күпме вакыт эзләү эше белән шөгыльләнә башлады? Татарстан эзтабарлары хәбәрсез югалган якташ сугышчыларның ничә исемен таба ала? Аңа Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның калдыкларын күмүдә ничә тапкыр катнашырга туры килә? һәм башкалар.
"Татар баласы" проекты 2023 елда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсының грант ярдәме белән гамәлгә ашырыла.