Якташыбыз Минталип Миңнеханов беренче булып район газетасына язылу буенча «Барысы да үзебезнекеләр» акциясен хуплады

2024 елның 12 апреле, җомга

Акция 2024 елның икенче яртыеллыгына «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасына язылу кампаниясе кысаларында спонсор якташларыбыз арасында «Нурлат-информ» тарафыннан игълан ителде.

Кәкре Атауда туган, Россия Федерациясенең атказанган фермеры, Тукай районында фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миңнеханов беренче булып акцияне хуплады һәм утыз якташына «Дуслык» газетасын яздырды. Аның туган авылы Кәкре Атау, шулай ук күрше торак пунктлар Салдакай, Кара Күл, Чулпан, Би Күле, Нурлатта яшәүчеләр июль аеннан туган телдә район яңалыкларын укыячак.

Минталип Исмәгыйль улы якташларыбызга күрсәткән  игелекле эшләре белән билгеле, ул туган авылын үстерү өчен даими спонсорлык ярдәме күрсәтә, һәр яртыеллыкта якташларына район газетасына язылу бүләк итә. Күптән түгел авылдашларын җыеп зур ифтар мәҗлесе үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International