Нурлатта район газетасына язылу кампаниясе кысаларында «Игелекле матбугат» акциясе уза.
Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев старт биргән «Игелекле матбугат» акциясенә предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, район һәм шәһәр Советлары депутатлары актив кушыла.
Аның кысаларында алар нурлатлыларга район газетасы «Дуслык», «Дружба» һәм «Туслах»ка язылу бүләк итәләр.
Шушы көннәрдә акциягә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин кушылды. Ул районның өч кешесенә – Татьяна Софронова, Рафис Кәримов һәм Галина Тимофеевага газетага язылу квитанцияләрен тапшырды.