Нурлатта яшәүче концлагерьның элеккеге тоткынының барып хәлен белделәр

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 11 апрельдә, Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелә.

Социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Афанасьева һәм «Гармония» КЦСОН директоры Рәзинә Хисаметдинова Галина Петрякова янына бардылар. Алар аңа бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар, нык сәламәтлек, иминлек теләделәр.

 

Галина Григорьевна Петрякова бүген Нурлатта яшәүче фашист концлагерьларының бердәнбер тере шаһиты. Концлагерьның элеккеге балигъ булмаган тоткыны Галина Петрякова немец оккупациясенә бала чагында ук эләгә. Ул 1939 елда Никольское шәһәрендә туган. Аңа 2 яшь булганда, немецлар аларның гаиләсен Көнчыгыш Пруссиягә батраклыкка алып китәләр. 1945 елда гына Галина Петракованың гаиләсен совет разведчиклары азат итә. 7 яшендә ятим кала, ул балалар йортына эләгә, ә 1964 елда язмыш аны Нурлат белән бәйли, ул кияүгә чыга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International