Нурлатның Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбен тәмамлаучылар үз нәтиҗәләре белән сөендерүен дәвам итә.
Самбо бүлеген тәмамлаган Илона Ерхова, Кировта югары уку йортлары студентлары арасында узган самбо буенча халыкара чемпионатта 2 урынны яулады.
Тренер-укытучысы Илшат Әһлиуллин.
Илонаны һәм аның тренерын шундый югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз, алга таба уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!