Быел беренче булып басуларга «Нурлат сөте» хуҗалыгы игенчеләре чыкты.
Нурлат районында язгы кыр эшләре башланды. Бүген «Нурлат сөте» хуҗалыгында көзге культураларны тукландыруга керештеләр. 140 гектар мәйдандагы «Скипетр» сортлы көзге бодай басуында «Туман» базасында ике тараткыч эшли, 100 кг/га норма белән аммиак селитрасын кертәләр.
Быел Нурлат районында көзге культуралар мәйданы якынча 17 мең гектар тәшкил итә. Язгы бөртеклеләрне 22 885 гектарда чәчәргә кирәк.