Хөрмәтле мөселманнар! Сезне Ураза бәйрәме белән котлыйм! Һәр мөселман өчен Рамазан-ул игелек һәм сабырлык, үзара ярдәмләшү һәм үзара аңлашу ае, бу айда хәркем бер-берсенә мәрхәмәтлек өләшә, уй-фикерләрен пакьли, хәйриячелек белән шөгыльләнә.
Якты уйлар һәм игелекле эшләр безнең гомерлек юлдашларыбыз булсын. Ураза бәйрәме һәр йортка бәхет һәм иминлек китерсен, барлык өметләребез аклансын, йөрәкләребездә тынычлык булсын! Уразаларыбыз һәм догаларыбыз кабул булсын, ә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм муллык телим.