Иртәдән нурлатлылар районның шәһәр һәм авылларында барлыгы 41 мәчеттә бәйрәм гыйбадәтләренә җыелды.
Үзәк мәчеттә дә күп кеше иде. Монда мәхәллә халкы иртәнге намазга иртәнге сәгать 4тә үк килә башлый. Мәчетнең имам-хатыйбы, вакытлыча Нурлат районы мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов, барлык мөселманнарны изге бәйрәм белән котлап, Коръән сүрәләрен укыды, тәкбир әйтте. Үзенең вәгазендә ул һәр кешенең үз гамәлләре өчен җаваплылыгы турында сөйләде, диннең, чын иманның һәм гаилә, Ватан файдасына яхшы ниятләрнең мөһимлеген ассызыклады.
Иртәнге намазга килүчеләрне район Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде. Ул район халкын изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән котлады.
"Сезгә сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, милләтара татулык һәм тыныч тормыш, бердәмлек һәм игелек телим", - диде ул.
Гает намазына балалар да килде. Алар өчен мәчеттән татлы бүләкләр, 30га якын пакет әзерләгән. Бүләкләр тапшырганда Руслан хәзрәт үсеп килүче буынның, аталарының һәм бабаларының дәвамчылары буларак, дини чараларда катнашуының мөһимлеген ассызыклады. Ул шулай ук мәхәллә кешеләре арасында иң актив дин тотучыларны бүләкләр белән билгеләп үтте.
Соңыннан мәхәллә мөселманнары Руслан хәзрәт Фәрхетдинов җитәкчелегендә бәйрәм намазын укыдылар, барлык мөселманнарның тоткан уразалары кабул булсын диеп дога кылдылар.
Ә бәйрәм намазыннан соң барысы да үзәк базар янындагы мәйданга җыелды. Монда аларны мул итеп әзерләнгән өстәлләр һәм хуш исле пылау көтә иде. Бәйрәм табыны мәчет, мөхтәсибәт һәм мәхәллә мөселманнары җыйган акчага әзерләнгән.