Ифтар ашы Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә узды.
Ифтар мәҗлесендә дин әһелләре, хәйриячеләр, Нурлат районы оешмалары җитәкчеләре катнашты. Чараның мәртәбәле кунаклары - ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, ТР Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе баш киңәшчесе Рәмис Хисмәтуллин, Нурлат якташлыгы берләшмәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов.
Ифтар алдыннан вакытлыча район имам-мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов вәгазьләр, Коръән сүрәләре укыды. Айрат хәзрәт Әюпов, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән һәм үзе исеменнән нурлатлыларны якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлады, гыйбадәт кылу турында үгет-нәсихәт бирде, игелек эшләргә чакырды.
"Ифтарда катнашу минем өчен зур дәрәҗә, чөнки Нурлат районы – минем туган ягым. Барлык якташларыма тынычлык, милләтара татулык телим, махсус хәрби операциядә катнашучыларның исән – сау өйләренә кайтуларын телим», - диде Айрат хәзрәт Әюпов.
Дамир Ишкинеев, ифтар кунакларын сәламләп, аларны изге Рамазан ае белән котлады, уңышлар һәм иминлек теләде.
Вәгазьдән һәм авыз ачканнан соң кунаклар бердәм тезелеп, кичке намазны укыдылар, аннары мул табын артына җыелдылар.
"Район башлыгының ифтарында беренче тапкыр катнашам һәм зур рухи канәгатьлек алдым. Монда җылы атмосфера хөкем сөрә, кардәшләр белән очраштык, аралаштык, күренекле дин әһелләренең вәгазьләрен тыңладык. Мин бик канәгать калдым. Чакыру һәм җылы кабул итү өчен Дамир Азатовичка рәхмәт», – дип уртаклашты Колбай-Мораса авылыннан Гөлсинә Мусина.