Республика хуҗалыкларында агулау машиналарын кабул итү башланды, бу эшкә беренчеләрдән булып Арча һәм Бөгелмә районнары аграрийлары кереште.
Язгы бөртекле культуралар орлыкларында фузариоз инфекция билгеләнгән, гельминтоспориоз, альтернариоз инфекцияләр, күгәрекле гөмбәләр (мукор) өстенлек итә. Бу хакта Татарстанның Россельхозцентрында хәбәр иттеләр.
"Агымдагы елның 5 апреленә безнең белгечләр 137,3 мең тонна язгы бөртекле культуралар орлыгын анализладылар. 1707 үрнәк тикшерелгән, орлыкларның бер өлеше авырулар белән зарарланган», – дип сөйләде «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.
Аның сүзләренчә, орлыкларда фузариоз инфекциясе табылган, гельминтоспориоз, альтернариоз инфекция, күгәрекле гөмбәләр (мукор) өстенлек итә.
Учреждение мәгълүматларына караганда, язгы бодайда орлыкларны авырулар белән зарарлауның уртача проценты 20,33% тәшкил итә (2023 елда 21,05%), шуларның гельминтоспориоз 3,61%, фузариоз 0,34%, альтернариоз 7,83%, күгәрек 7,11%. Гельминтоспориозның максималь зурлыгы – 54% Аксубай районында ачыкланган.
Арпада орлыкларның авырулар белән зарарлануның уртача проценты 22,67% (2023 елда 23,6%), шулардан гельминтоспориоз 4,39%, фузариоз 0,19%, альтернариоз 11,78%, күгәрек 5,16%. Аксубай районында гельминтоспориозның максималь күрсәткече– 21 процент ачыкланган.
Шулай ук Гүзәл Хөсәенова республика хуҗалыкларында агулау машиналарын кабул итү башлануын билгеләп үтте. Россельхозцентр филиалы белгечләре катнашкан бу эшкә беренчеләрдән булып Арча һәм Бөгелмә районнарының авыл хуҗалыгы формированиеләрендә керештеләр.
Әгәр орлыкларның фузариоз-гельминтоспориоз черегәнлектән зарарлану дәрәҗәсе түбән булса (10% ка кадәр), учреждение белгечләре орлыкларны агулаганда экологик куркынычсыз, әйләнә-тирә мохитне пычратуга китерми торган һәм экономик яктан отышлы Биофунгицидлар Алирин-Б, Псевдобактерин-2, Фитоспорин М һ.б. орлыкларның югары дәрәҗәдә зарарлануы булганда кулланырга киңәш итә агулауны бак катнашмалары (химик + биологик препаратлар) белән үткәрергә кирәк.
«Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы буенча филиалы.