Г.С.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр ТР атказанган геологы Р.Г. Харисов истәлегенә багышланган ачык республика турнирында катнашты. Турнир 5-6 апрельдә Бөгелмәдә Татарстан Республикасының һәм Башкортстанның 8 шәһәреннән 140 яшь кикбоксер катнашында узды. Нурлатлылар түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр:
1 урын - Дмитриев Владислав, Андриянов Артем;
2 урын Кириллов Иван;
3 урын-Расаев Мөслим.
Яшь кикбоксерлар тренерлар Евгений Казаев һәм Руслан Никаненков җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Котлыйбыз.