Иртән Нурлат муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендәге утырышта комиссия әгъзалары Завод урамы, 9нчы йорт адресы буенча урнашкан 2 катлы, 3 подъездлы, 22 фатирлы йортта булган шартлауга бәйле рәвештә түбәндәге гамәлләр алгоритмын төзеделәр. Кичә район Башлыгы карары буенча гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
Бу йортта 34 кеше теркәлгән, чынлыкта 20 кеше яшәгән. Янгын нәтиҗәсендә дүрт фатирга зыян килгән, янгынның мәйданы якынча 40 кв.м тәшкил итә, беренчел якынча сәбәп – көнкүреш газы шартлау. Янгында 1975 елда туган хатын-кыз һәм аның 2010 елда туган кызы зыян күргән. 92 яшьлек өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган.
Зыян күрүчеләр өчен вакытлыча яшәү урыны итеп Ледок Боз сараеның кунакханәсе билгеләнгән. Хәзерге вакытта вакыйга урынында ТР буенча Тикшерү комитеты эшли.
Бу хәлгә Нурлат муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Әсгать Габдуллин аңлатма бирде.