Нурлатта билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

2024 елның 6 апреле, шимбә

Чара “Тулпар" спорт сараенда узды.

Биредә ике көн дәвамында Татарстан Республикасының 18 районыннан 2010-2012 елларда туган 220 егет һәм кыз Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдинов истәлегенә ТР Беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары исемен яулау өчен көрәште.

Бүләкләү тантанасы хөрмәтле кунаклар, спонсорлар, күпсанлы тренерлар катнашында узды. Барлык катнашучыларны ТР билбау көрәше федерациясе башкарма директоры, Бөтенроссия билбау көрәше федерациясе вице-президенты Хәбир Хәбибуллин сәламләде.

"Сезне Нурлат районының легендар җитәкчесе Гыйматдинов Габбас Кыям улы истәлегенә багышланган билбау көрәше буенча бишенче турнир – беренчелекнең уңышлы тәмамлануы белән котлыйм. Гадел хөкемдарлык өчен судьяларга рәхмәт белдерәм. Ә Сезнең белән, кадерле спортчылар, сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә билбау көрәше буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә очрашачакбыз», – диде Хәбир Сабирович.

 

Төрле авырлык категорияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, дипломнар һәм акчалата премияләр алдылар. Ярышларның баш судьясы Расих Сәмигуллин җирле эшмәкәр Роман Чахмахчев исеменнән ике спортчыга җиңүгә ирешү теләге өчен махсус бүләкләр тапшырды.

Гомумкоманда Җиңүенең призлы урыннарына Алабуга районыннан яшь көрәшчеләр лаек булды. Икенче урында – Питрәч, өченчедә-Әлки районнары командасы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International