Район Башкарма комитеты һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре шәһәрнең үзәк мәйданында өмә оештырды.
Бу шәһәр халкының яраткан урыны һәм район чараларын үткәрү урыны да. Ул һәрвакыт тәртиптә һәм чиста булырга тиеш. Тиздән монда эскәмияләр урнаштырылачак. Барысы да шәһәр милкенә сакчыл карасыннар, чисталык һәм тәртип сакласыннар иде