Нурлатлылар үз продукцияләрен Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә тәкъдим иттеләр

2024 елның 6 апреле, шимбә

Авыл хуҗалыгы продукциясенең бай ассортименты белән бергә алар сыерчык оялары да тәкъдим иттеләр.

Бүген Нурлат районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казандагы чираттагы язгы ярминкәдә катнашалар. Традиция буенча нурлатлылар бай ассортиментлы продукция тәкъдим иттеләр. Бу-сөт, икмәк продукциясе, ит, бал, яшелчәләр, тозланмалар һәм башка күп нәрсәләр. Нурлат элеваторы ашлыгына да ихтыяҗ бар.

Бу юлы үз продукциясен ярминкәдә Нурлат урман хуҗалыгы да тәкъдим итте. Башкала халкы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре әзерләгән продукцияне, шулай ук бу көннәрдә безнең якларга очып килгән кошлар өчен сыерчык ояларын бик теләп сатып ала.

Ярминкәдә катнашучылар өчен чәй эчүне дә оештырдылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International