Турнирда җиңү өчен Татарстан Республикасының 18 районыннан 2010-2012 елларда туган 220 егет һәм кыз көч сынаша.
Легендар җитәкче, Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдинов истәлегенә билбау көрәше буенча ТР беренчелеге быел бишенче тапкыр үткәрелә, шуларның дүртенчесе Нурлат районында.
"Бу очраклы түгел, – дип билгеләп үтте турнирны үткәрү инициаторы, якташыбыз, ТР билбау көрәше федерациясенең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин. - Нурлат - Кама аръягындагы билбау көрәше үзәге. Соңгы 10 ел дәвамында биредә Россия һәм дөнья беренчелекләрендә җиңүчеләр һәм призерлар тәрбияләнгән. Шунысы куанычлы, бу ярышларда катнашучылар саны елдан-ел арта бара, һәм көрәшчеләр әзерләү дәрәҗәсе дә бик югары».
Турнирны ачу тантанасы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, Хәбир Хәбибуллин, күпсанлы кунаклар, ТР һәм РФ атказанган тренерлары, яшь көрәшчеләр катнашында узды. Тантаналы чарада катнашучыларны район башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде.
"Сез, егетләр, белергә һәм истә тотарга тиешсез, Габбас Киямович Нурлат районының легендар җитәкчесе иде, аның елларында районыбыз барлык юнәлешләрдә үсеш алды, моның өчен ул югары исемгә лаек булган, – дип мөрәҗәгать итте Дамир Азатович яшь спортчыларга. - Ярышларны оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Ә яшь көрәшчеләргә уңышлы чыгышлар, җиңүләр телим, Сезгә спорт белән гомер буе дус булуыгызны телим, чөнки спорт – ул Сезнең шәхси үсешегез, сәламәтлегегез».
Биредә үк район Башлыгы Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Рафаэль Билдановка билбау көрәше буенча Россия спорт мастеры таныклыгы тапшырды.
Нурлат районы ярышларында 20ләп егет һәм кыз катнаша. Алар арасында Диана Родионова да бар. Кыз билбау көрәше белән Чулпан авылында ТР атказанган физик культура хезмәткәре Рәсих Сәмигуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, Расих Каим улы беренчелектә баш судья сыйфатында чыгыш ясый.
"Мин бүген көрәштем инде, һәм җиңү яуладым. Үз көчемә ышанам", - дип билгеләп үтте Диана.
Кыз Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Максимкино авылында яши һәм атнага 3 тапкыр Чулпанга күнегүләргә килә. Көрәш белән ике ел шөгыльләнә, бу вакыт эчендә берничә тапкыр дәрәҗә пьедесталларының югары баскычына күтәрелә. Ә менә Чулпаннан Залина Мифтиханованың бу - беренче зур ярышлары. Шулай да кыз финалга чыкты һәм шулай ук бәхеткә өметләнә.
Расих Сәмигуллин сүзләренчә, Нурлатны иң яхшы яшь көрәшчеләр тәкъдим итә, һәм быел алар команда җиңүен яуларга һәм кубокны үзләрендә калдырырга ниятли.
Ярышлар ике көн уза, иртәгә финал һәм җиңүчеләрне бүләкләү узачак.