Якташыбыз «Татар сүзе» халыкара телевизион нәфис сүз конкурсында икенче урынны алды

2024 елның 5 апреле, җомга

Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Зөлфия Галиуллина конкурста «Шигърият» номинациясендә катнашты.

Кичә Казанның "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә "Татар сүзе" IV Халыкара телевизион нәфис сүз конкурсының гала-концерты булды. Конкурс «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештырган Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия ярдәме белән үткәрелә.

Гала-концертта балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Зөлфия Галиуллина да катнашты. Ул 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында «Шигърият» номинациясендә икенче урынга лаек булды. Аңа Җиңүче Дипломы һәм сертификат тапшырылды.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел конкурста 3000 кеше катнашты, алар комиссия судына үзләренең жанрлар буенча конкурс эшләрен тәкъдим иттеләр: шигърият, проза һәм махсус номинация Туган тел. Аларның 37се җиңүче дип танылды.

“Конкурста беренче тапкыр катнашам. Шалтыратып, миңа финалистлар исемлегенә кердең дип әйткәч, башта ышанмадым да. Әмма бик каты шатландым. Чөнки бу конкурс бик дәрәҗәле һәм мин ел саен гала-концерт һәм катнашучыларның чыгышларын сокланып карыйм», – дип билгеләп үтте Зөлфия Галиуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International