Су басу Үрнәккә юлны өзде

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Ел саен яз көне Нурлат районының Үрнәк авылы янындагы Олы Чирмешән елгасы аша күпер су астында кала.

Быелгы яз да искәрмә түгел.

"Монда су 1,8 метрга кадәр күтәрелде. Үрнәк авылы ягыннан юлны ябалар, шлагбаум урнаштыралар. Бүген юлчылар пластик юл блоклары урнаштырылганчы, юлны икенче яктан да ябачаклар», – диде Нурлат районының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Айрат Шияпов.

Мондый хәлгә монда алдан әзерләнгәннәр. Шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр очрагында сулы савыт та каралган.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Үрнәк авылы янында Олы Чирмешән елгасында су мартның беренче яртысында күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International