Нурлат республика санитар-экологик икеайлыгына кушылды

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Радик Гыйниятуллин махсус киңәшмәдә район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре алдына куелган бурычларны бәян итте.

Санитар икеайлык-чисталык экомарафоны. Аның төп максаты-торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда җыелган чүплекләрне ачыклау һәм бетерү, территорияләрне кар катламы эреп беткәннән соң тиешле экологик һәм санитар - эпидемиологик хәлгә китерү, - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.

Киңәшмәдә җитәкчеләр җыелган чүп-чарны шәһәрдән чыгару шартлары белән дә кызыксындылар. Аларның сорауларына ТКХ ҖК МУП директоры Рәфис Сафиуллин җентекле җавап бирде.

 Нурлатта беренче өмә 6 апрельдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International