"Нурлат-информ" "Түгәрәк гаилә" конкурсына йомгак ясады

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Безнең конкурста «Әкият» һәм «Камыр Батыр» балалар бакчалары коллективлары җиңде.

Альтернатив язылучылар арасында «Нурлат-информ» игълан иткән конкурс шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре коллективларында җавап тапты.

«Әкият» һәм «Камыр Батыр» балалар бакчалары хезмәткәрләре 2024 елның II яртыеллыгына «Дуслык» район газетасына март ахырына кадәр коллектив белән газетага альтернатив язылдылар, бу конкурс шартларында каралган иде. “Әкият” коллективы җиңүче дип танылды: балалар бакчасы мөдире Чәчәк Газизова җитәкчелегендә биредә район газетасы 56 хезмәткәргә килеп торачак. Икенче урында - «Камыр Батыр" балалар бакчасы: мөдирләре Ләйсән Төхвәтуллина һәм хезмәткәрләр 41 газетага язылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International