Язгы-җәйге янгын куркынычы саклану сезоны якынлашу сәбәпле, шулай ук авыл хуҗалыгында кырларны чистарту аркасында янгын чыгуны булдырмау максатыннан берничә кагыйдәне үтәргә кирәк.
Коры үләнне, салам җыеп алганнан соң калган кырларны яндыру, шулай ук учаклар ягу тыела!
Янгын чыгу куркынычы сакланган чорда урманда катгый тыела:
- учаклар кабызу, мангаллар куллану, башка ризык әзерләү җайланмалары;
- тәмәке тарту, сүнмәгән шырпы, тәмәке төпчекләрен ташлау, тәмәке тарту торбаларыннан кайнар көлне бушату;
урманда майлы яки бензин, керосин һәм башка янучан матдәләр сөрткәннән соң материалны калдырырга;
эшләп торган килеш эчке яну двигательләре бакларын ягулык белән тутырырга, двигателе төзек булмаган техниканы эшләтеп җибәрергә, шулай ук ягулык салына торган машиналар янында тәмәке тартырга яки ачык уттан файдаланырга;
кояш төшеп торган урман аланында шешәләр, пыяла кисәкләре, башка чүп-чар калдырырга;
үләнне яндыру.
Ут белән сак булыгыз! Сезнең куркынычсызлыгыгыз үзегезгә бәйле. Әгәр дә сез янгынны күргән булсагыз, битараф калмагыз, аны кулдан килгән чаралар белән сүндерергә тырышыгыз, шулай ук 101 (стационар телефоннан) яки 112 (мобиль телефоннардан) телефоннары буенча янгын сүндерү - коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.
Яз көне ут яндырырга тырышмагыз һәм бу шөгыльнең зыянын башкаларга аңлатыгыз!
73нче ПСЧ инспекторы Наталия Кузнецова