Шушы көннәрдә «Сугышчан туганлык» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлекчәсе активистлары якташ сугышчыларга гуманитар йөк илтү өчен махсус операция зонасына киттеләр.
Бүген алар «Сугышчан туганлык»ның СВОда катнашучыларга 17 тонна йөк һәм ике «УАЗ» автомобилен тапшырып чираттагы миссияне үтәүләре турында хәбәр иттеләр.
"Сугышчан туганлык" волонтерлары түбәндәге полкларда булды: 1231, 1232, 1233, 430, 37, 137, 1455, 76-ВДВның дивизиясе, 155нче КТОФ диңгез пехотасы бригадасы, ЧФның 810 бригадасы, шулай ук Старобельск, Луганск госпитальләрендә дәваланучы яраланган сугышчылар янында.
"Бердәм булган өчен Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Татарстанда яшәүчеләрнең барысына да даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Шулай ук Нурлат хакимиятенә һәм хакимият башлыгы Дамир Азатович Ишкинеевка гумконвойның транспорт чыгымнары өчен дә», – дип яза «Сугышчан туганлык» бүлекчәсе төркемендә аның җитәкчесе Зиннур Мотаһиров