Район Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Линар Маняпов Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән СВОда катнашучылар гаиләләренә һәм хезмәт династияләре вәкилләренә район газетасына «Дуслык» («Дружба», «Туслах») язылу бүләк итте.
Нурлатлыларга язылу квитанцияләрен ул түгәрәк өстәл артында очрашу вакытында тапшырды.
Район газетасын 2024 елның II яртыеллыгында Дамир Азатович һәм Линар Нурисламович ярдәмендә өч СВОда катнашучының гаиләләре, шулай ук уллары махсус хәрби операция зонасында сугыш хәрәкәтләре вакытында һәлак булган Федор Кульметьев һәм Сергей Малыгин укыячак, районның хезмәт династияләре вәкилләре – Ольга Галимова, Роберт һәм Рамилә Абдрахмановлар, Людмила Рукавишникова.
Нурлат элеваторының җитештерү лабораториясе инженер-лаборанты Ольга Галимова Спасовларның хезмәт династиясен дәвам итүче. Аның әнисе Наталия Ивановна шул ук предприятиедә 43 ел эшләгән, хәзер гаилә хезмәт традициясен аның кызлары дәвам итә. Күп балалы әни Ольга Александровна, аның олы улы хәзер СВО зонасында хезмәт итә, район газетасына язылуны рәхмәт йөзеннән кабул итте.
"Чарага чакыруыгыз бик күңелле, игътибар, бүләк өчен рәхмәт. "Дуслык"ны яратабыз, укыйбыз. Күптән түгел улым ял итәргә кайтып китте, һәм «Нурлат-информ» коллективы аның аша якташ сугышчыларга газ баллоннары тапшырган. Бу хакта мәкалә басылган газета мәкаләсен дә саклыйм», – дип уртаклашты ул.
Очрашу җылы, дуслык атмосферасында узды. Линар Маняпов, язылу квитанцияләрен тапшырып, һәркемгә, гаилә династияләре вәкилләренә – хезмәткә тугрылыклары өчен, Федор Кульметьевка һәм Сергей Малыгинга – үз гомерләрен тынычлык хакына биреп, Ватанны яклаган Герой уллары өчен рәхмәт белдерде.
"Нурлат районы халкы, бигрәк тә өлкәннәр өчен газета бик мөһим мәгълүмат чыганагы. Безнең район газетасы, республикадагы башкалардан аермалы буларак, иң тиражлысы булып тора, үз язылучылары арасында абруй, хөрмәт белән казана. Ул өч телдә – татар, рус һәм чуаш телләрендә нәшер ителә, биредә Нурлат районында яшәүче төп милләт укучыларыбызның ихтыяҗлары исәпкә алына, алар туган телләрендә җирле яңалыклар белән таныша ала. Бу киләчәк буыннар өчен милли традицияләрне саклау ягыннан да бик мөһим», – дип ассызыклады Линар Нурисламович.
«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Нурлат-информ» җитәкчесе - баш мөхәррир Резеда Гиняева коллективның һәрвакыт үз укучылары белән элемтәдә булуын, аларның теләкләрен исәпкә алынуын һәм үз контентын яхшыртырга омтылуын билгеләп үтте.
“Без киләчәктә дә газетаның кызыклы булуына һәм җирле яңалыкларның безнең районда яшәүче һәр кешегә барып җитсен дип тырышачакбыз", – диде ул.
Очрашу кунаклары район газетасының тугры укучылары булуларын билгеләп үттеләр.
"Газетаны күптән язып алып укыйбыз. Аеруча тормыш иптәшем Надежда Леонидовна яратып укый, һәр санны беренче юлыннан башлап ахыргы юлына кадәр укып чыга, барлык номерларны җыя һәм саклый, һәм вакыт-вакыт элекке номерларны алып, яңадан укый. Ә яңаларын түземсезлек белән көтеп ала. “Дуслык”, ул кирәк", – дип уртаклашты Чулпан авылыннан Сергей Малыгин.
Нурлаттан Федор Кулметьев район газетасын үзе генә укымый, ә башка төбәкләрдә яшәүчеләрне дә таныштыра.
Узган ел газетаны үзе белән Свердловск өлкәсенә алып бардым, анда минем хезмәттәшләрем-чик сакчылары белән очрашу булды. Газетаның безнең гаилә турында мәкалә басылган саны хәзерге вакытта улыбыз Андрей хезмәт иткән Казан шәһәрендәге Идел буе федераль округының махсус билгеләнештәге көчләренең хәрби частенда саклана. Улымның һәм якташларымның казанышларын югары бәяләгәнегез өчен рәхмәт, бу безгә, якыннарыбызга, тормышта көч, рух, этәргеч бирә»,-дип билгеләп үтте ул.
Очрашу истәлеккә күмәк фоторсүрәткә төшү белән тәмамланды.