Анастасия Стрельникова Херсон өлкәсе мәктәпләренең берсен тәмамлаучы укучыларга чыгарылыш тасмаларын бүләк иткән.
Эшмәкәр инде берничә ел бәйрәмнәрне шарлардан композицияләр белән бизәү белән шөгыльләнә. Күптән түгел ул яңа эшчәнлек юнәлешендә дә уңышлар ясый мәктәп, балалар бакчаларын тәмамлаучылар өчен тасмалар ясау һ. б. белән шөгыльләнә.
Шушы көннәрдә аңа заказ белән Херсон өлкәсе мәктәпләренең берсен тәмамлаучылар мөрәҗәгать иткән.
"Мин кыска вакыт эчендә аларның заказларын әзерләдем, әмма акча сорарга җөрьәт итә алмадым. Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүче балалар болай да катлаулы хәлдә. Минем тасма рәвешендәге бүләгем аларга соңгы кыңгырау бәйрәменә яхшы кәеф бүләк итсен, имтиханнарда һәм киләчәк тормышта аларга уңышлар юлдаш булсын», – дип аңлатма бирде үзенең игелекле гамәле турында Анастасия Стрельникова.
Тасмалардан тыш, эшмәкәр балаларга мәктәп киемнәрен һәм чәк-чәк һәм баурсак кебек татар милли ризыкларын да куеп җибәргән. Боларның барысын да ул Херсон өлкәсенә почта аша салган.