Бүген Нурлат муниципаль районы Советында сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгын Иван Леваковка һәм Федор Мироновка тапшырдылар.
Документны алар Нурлат муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Линар Маняпов кулыннан алдылар. Чарада шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин, шәһәр һәм районның хәрби комиссары Заһир Абдуллин һәм «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Татьяна Әхмәтҗанова катнашты.
Федор Николаевич махсус операция үткәрү зонасына 2022 елның көзендә өлешчә мобилизация кысаларында хезмәт итәргә китә, ә аның хәрби хезмәттәше Иван Геннадьевич анда контракт нигезендә катнаша. Икесе дә узган ел демобилизацияләнгәннәр.
Район Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Линар Маняпов сугышчыларга күрсәткән батырлыклары һәм тыныч күкне саклаулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
"Сез Ватанны батырларча яклаган чын геройлар. Без сезнең, фидакарь батырлыгыгыз белән горурланабыз. Үсеп килүче буын өчен Сез каһарманлык, намус һәм батырлык үрнәге», – диде Линар Нурисламович.
Хезмәттән кайткач, Федор Миронов элеккеге эшенә – Каравыл Тавы мәктәбендә ОБЖ һәм технология укытучысы булып кайта. Хәзер яшьләрне патриотик тәрбияләү белән актив шөгыльләнә, батырлык дәресләре үткәрә, укучыларга сугыш көннәре турында сөйли. Иван Леваков та тыныч тормышка кайткач, һөнәре буенча эш табарга ниятли, ләкин көчле контузиядән соң нәтиҗәләр әлегә аның планнарын тормышка ашырырга мөмкинлек бирми. Биредә "Ватанны саклаучылар" фондының социаль координаторы Татьяна Әхмәтҗанова ярдәмгә килде. Ул сугыш ветераны тарафыннан яңгыратылган барлык сорауларны эшкә алды, килеп туган һәр проблемага ярдәм итәчәгенә ышандырды.
Сугышчылар үзләре район җитәкчелегенә һәм барлык битараф булмаган нурлатлыларга фронттагы сугышчыларга даими ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.